news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста йөкле ханымнар көненә багышланган очрашу булды

Апаста йөкле ханымнар көненә багышланган очрашу булды
Фото: https://apastovo.ru/

7 апрель – йөкле хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, Апас район үзәк хастаханәсендә йөкле хатын-кызлар катнашында очрашу узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Әлеге очрашуда табиблар, шәфкать туташлары белән беррәттән, социаль яклау идарәсе, социаль фонд, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Киләчәктә әни булырга әзерләнгән гүзәл хатлар бу очрашуда күп кенә мәгълүмат алды. Бала үстерүче әниләргә дәүләт ярдәме, йөкле ханымнарга булган ярдәм итү чаралары турында һәр белгеч тулысынча сөйләде.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә 42 гүзәл зат йөклелек буенча исәптә тора. Ел башыннан 21 бала дөньяга аваз салган. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина сүзләренчә, Апас җирлегендә теркәлеп, бала туу турындагы таныклыкны да районның ЗАГС бүлегеннән алган гаиләләргә кызыксындыру чаралары да каралган. Алар акчалата бүләк алачак.

2024 ел – Гаилә елы һәм 7 апрель – йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан узган чара чәй табыны артында тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100