news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста «Иң милли гаилә» районкүләм бәйгесе җиңүчеләре Сабан туенда ачыкланды

Апаста Сабан туе алдыннан район башлыгы «Иң милли гаилә» бәйгесе игълан иткән иде. Сабан туена килүчеләргә бәйрәмгә милли төсмер өстәргә тәкъдим ителде. Иң матур киенеп килүчеләр Сабан туенда ук билгеләнде. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итте.

Бәйгедә «Иң милли татар гаиләсе» булып Түбән Барыштан Низамовлар танылды. Иске Әнәледән Гөлсинә Гыймадиева балалары һәм оныклары белән милли киемнән килеп, Сабан туе күрке булганы өчен җиңүгә лаек булды һәм бүләкләнде.

Шулай ук Латыйповлар гаиләсе дә җиңүчеләр янәшәсендә. Бәйгедә иң өлкән катнашучы Шаһидә Гыйззәтуллина бүләккә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot