news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста иминлек акциясендә укучылар машина йөртүчеләр белән очрашты

Апас урта мәктәбе укучылары юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты.

(Апас, 7 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары катнашында “Күренебрәк тор!“ акциясе узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Апас урта мәктәбе укучылары юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты. Алар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Марат Хөснетдинов белән берлектә яктылыкны кире кайтаручы элементлар, аларның төрләре һәм файдасы турында сөйләделәр, белешмәлекләр тараттылар.

Акция барышында юл кагыйдәләре тагын бер кат хәтерләрдә яңарды. Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр һәм һәр укучыга яктылыкны кире кайтаручы смайликлар бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100