news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Илдар Гыйльметдинов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты

Апаста  Илдар Гыйльметдинов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты
"Апас-информ"

Апаска эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Ул башта кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.

«Сезнең белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер-тәкьдимнәрегезне тыңларга җыелдык. Районның икътисади үсеше сезнең эшчәнлеккә дә турыдан-туры бәйләнгән. Илебез катлаулы чор кичерүгә карамастан, федераль, республика программалары юкка чыкмады. Нинди генә өлкәне алсак та, барлык төр ярдәмнәр күрсәтелеп тора. Дөрес файдаланып, нәтиҗәле эшләү юлларын эзләү – безнең бурыч», - диде район җитәкчесе Айрат Җиһаншин.

Очрашу-сөйләшүләрдән соң, Илдар Гыйльметдинов Апас аграр көллиятендә укучылар белән аралашты, булачак авыл хуҗалыгы белгечләренә үзенең киңәшләрен бирде.

Шулай ук республика кунагы Иске Йомралы һәм Чүрибураш мәктәпләрендә барган төзелеш эшләре белән дә танышты һәм үз бәясен бирде.

«Мәктәпләрнең төзекләндерү эшләре федераль программага нигезләнеп башкарыла. Балалар укый торган учреждениеләр барлык таләпләргә дә туры килергә тиеш. Аның тротуары да, спорт мәйданчыгы да, тирә-юне ныклы коймалы булуы да бик мөһим. Бу юнәлештә дә без эшне алып барабыз. Аграр көллиятне заманча уку йорты итү буенча да чаралар күрелә», - диде Дәүләт Думасы депутаты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100