news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста «Ике моң» парлы җырчылар фестивале 20 еллыгына 20 пар җыйды

Апаста «Ике моң» парлы җырчылар фестивале 20 еллыгына 20 пар җыйды
Фото: apastovo.ru

Апаста Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Ике моң» парлы җырчылар фестивале узды. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

Фестиваль быел 20 нче тапкыр үтте. Сәхнәдә райондашлар белән бергә Буа, Югары Ослан, Тәтеш районының үзешчән җырчылары да чыгыш ясады.

«Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итеп, фестивальнең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләделәр.

«Ике моң»да катнашкан парлар иң матур җырларны сайлап, тамашачыга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot