news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста “Игътибар, балалар!“ чарасы дәвам итә

Юл сакчылары сүзләренчә, балаларын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр, өлкәннәр әле дә бар.

(Апас, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан, Апас районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары даими рейдлар уздыра.

“Игътибар, балалар!“ профилактик чарасы кысаларында, мәктәп, балалар бакчалары, җәяүле сукмаклары янында аеруча еш узды рейдлар. Юл сакчылары сүзләренчә, балаларын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр, өлкәннәр әле дә бар. Шулай ук җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар да еш очрый икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot