news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста хоккей сезоны ачылды

Уенчылар, Апас хоккей яратучылары өчен барлык шартлар да булдырылган иде.

(Апас, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). 30 сентябрьдә Апас “Алтын алка” Боз сараенда өлкәннәр арасында 2018-2019 еллар хоккей сезоны ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев бозга беренче алканы ташлады. Сезон ачылу тантанасында барлыгы 7 җыелма команда катнашты, шуларның икесе күрше Кама Тамагы районыннан килгән. Уенчылар, Апас хоккей яратучылары өчен барлык шартлар да булдырылган иде, дип яза җирле басма.

Район мәктәпләре укытучылары үзләренең “Легион” җыелма хоккей командасына берләшкәннәр. Алар беренче уенда Йомралының “Комета” командасы белән очрашты һәм җиңде. Икенче уенда Апастан “Рэдбулл” белән Кама Тамагыннан “Авиатор” очрашты. Өченче уенда Апасның “Ракета” командасы белән Кама Тамагыннан килгән “Факел очрашты, ике уенда да апаслылар җиңде. Җиденче команда - Апастан “Ястребы” җыелма командасына көндәш-пар булмау сәбәпле, алар бозга чыкмады.

-Яңа елга кадәр һәр шимбә-якшәмбедә АЛХЛ Күчмә Кубогына турнирлар узачак. Алар иртәнге унда башланачак. Апаслыларны Боз Сарае трибуналарына чакырып калам. Моңа кадәр үз Кубогыбызны берәүгә дә биреп җибәрмәдек, ул быелгы сезонда да Апаста калачак, - дип ышандырабыз!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100