news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста химиотерапия курслары узарга мөмкин

Дәвалау өчен барлык дарулар махсус жиһазлар да бар.

Апаста химиотерапия курслары узарга мөмкин

(Апас, 15 апрель, "Татар-информ", "Апас-информ", Ришат Замалиев). Апас үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә бер атна элек яман шеш авыруларын дәвалау өчен химиотерапия курслары үтү кабинеты эшли башлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Табиблар язып биргән рецепт һәм дәвалау курсы буенча бүген бу кабинетта Татарстанның Идел аръягы районнарыннан пациентларны кабул итү, дәвалау өчен барлык дарулар, кирәкле махсус жиһазлар да бар.

11 апрельдә Апаска республика онкология клиника-диспансерыннан махсус чакырылган җитәкче-белгечләр 7 район табиб-онкологлары өчен үткәрелгән “Түгәрәк өстәл“ дә аны тагын да камилләштерү, телемедицина мөмкинлекләрен дә куллану хакында укулар үткәрделәр.

Районның баш табибы Алмаз Алиуллин соңгы ике елда үзәк хастаханә һәм поликлиникада табиблар һәм авырулар өчен шартлар һәм мөмкинлекләрнең сизелерлек яхшыруын хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100