news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста “Хезмәткә чакырылучының хокуклары“ темасына зона киңәшмәсе узды

Булачак солдатларга хәрби комиссар һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге дә тудырылды.

(Апас, 13 октябрь, “Татар-информ“, "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). Көзге чакырылыш башлану уңаеннан һәм халыкка хокукларын белергә ярдәм итү максатыннан, Апас районына Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская килде, дип яза район газетасы

Район мәдәният йортында Апас, Кайбыч, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнары хәрби комиссарлары, көзен хәрби хезмәткә китүче егетләр һәм аларның әти-әниләре, “Яшь армиячеләр“ катнашында “Хезмәткә чакырылучының хокуклары“ темасына зона киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Марат Нуриев алып барды.

Чыгышларда солдат тормышы, аларның хокуклары, кораллы көчләр төрләре турында тулы мәгълүматлар яңгырады. Булачак солдатларга хәрби комиссар һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге дә тудырылды.

- Сездә яшь буынга хөрмәт зур. Бүген элиталы хәрби частьларда хезмәт итәргә теләк белдереп күп кенә егетләр мөрәҗәгать итте. Солдат хезмәте ул – тормышка әзерли. Һәм ул сезгә тормышыгызда гомер буе ярдәм итәчәк, - диде Сергей Погодин.

Чарага хәрби хезмәт юлын намус һәм горурлык белән узган Кызыл Тау егете Фаил Кәримов һәм Болынбалыкчыдан Анис Гобәйдуллин да килгән иде. Алар да читтә узган бер елның тормышка әзерләвен билгеләп уздылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100