news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста хезмәт коллективлары 500 төп агач утыртты

Агач утырту өмәсенә бердәм булып хезмәт коллективлары җыелды.

(Апас, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). “Бердәм агач утырту көне“ акциясенә райондашлар теләп кушылды. Апасның Җиңү паркында, Яр буенда (Набережная), Салават Кәримов урамындагы йортлар янәшәсенә барлыгы 500 төпкә якын агач утыртылды, дип яза җирле басма.

–Юкә, чыршы, дүләнә, карагай агачларын утыртуда өлкәннәр дә, яшь һәм урта буын вәкилләре дә теләп катнашты. Районның ветераннар оешмасы, Пенсионерлар Союзы, “Яшь гвардиячеләр“, Апас урта мәктәбе укучыларын берләштергән Рәсәй укучылар хәрәкәте, укучыларның экологик хәрәкәте вәкилләре, район хакимияте, социаль яклау идарәсе, мәгариф бүлеге, “Сәләт“ иҗат үзәге, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе, үзәк хастаханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куйды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Өлкән буын, гадәттәгечә, Җиңү паркына җыелды. Агач утырту өмәсен алар җыр-моңнар белән бизәделәр. Көр күңелле өлкәннәр изге эшкә гамун моңнары астында кушылды. Алар яз көне утырткан агачларның да төпләрен йомшартырга онытмадылар. Дүшәмбе көнне кабат су сибәргә килергә килештеләр.

Плотина янына бердәм булып хезмәт коллективлары җыелды. Агач утырту акциясенә һәркем үз өлешен кертте.

Апас урта мәктәбе укучылары Салават Кәримов урамындагы күпфатирлы йортлар тирәсен яшь үсентеләр белән бизәде. Россия укучылар хәрәкәте әгъзалары һәм “Апасыбызның өйрән һәм табигатен сакла“ шигаре  астында эшләүче экологик отряд вәкилләре укытучылары белән берлектә акциягә кушылды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100