Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерын хөрмәтләделәр
9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
(Апас, 9 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апаста Ватан Геройлары көне уңаеннан, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов хөрмәтләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Василий Игнатьевич Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле.
«Эшләү дәверендә бик кыен чаклар да булды, тик сынатмадым. Җир эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп хезмәт иттем. Чөгендер игү һәм эшкәртүдә ел саен югары күрсәткечләргә ирештем. Намуслы хезмәтемне күрә, бәяли белделәр», — ди ул.
Василий Игнатьевич Аверьянов 1987 елда беренче II дәрәҗә орден белән бүләкләнә. Берничә елдан соң калган орденнарын ала.
Ватан Геройлары көне уңаеннан мөхтәрәм райондашыбыз Апас муниципаль район Советы утырышына чакырылып хөрмәтләнде. –
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов Василий Аверьяновны тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз