news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста хезмәт алдынгыларына премияләр тапшыру дәвам итә

17 августка район буенча 10945 гектарда, 40060 тонна бөртеклеләр җыеп алынды.

(Апас, 17 август, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районы басу-кырларында урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 17 августка район буенча 10945 гектарда, 40060 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 36,6 центнер тәшкил итә, дип яза район газетасы.

Барлык хуҗалыклар да һава шартлары яхшы булганда, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Горбунов, Йомралы берләшмәләре, “Табар”, “Нур” хуҗалыклары, Вахитов крестьян-фермер хуҗалыгы көзге бодай уңышын тулысынча җыеп амбарларга салды.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәр иртәсен басу-кырлардан, игенчеләр белән очрашудан башлый. Шулай ук алдынгы комбайн экипажларын бүләкләүләр дә дәвам итә.

Горбунов берләшмәсенең алдынгы комбайнчысы Марат Гыйбадуллин экипажы “Нью Холланд СХ 6090” комбайннары арасында беренчеләрдән булып 12 мең центнердан артык иген суктырган өчен “Иң яхшы экипаж” байрагына ия булды.

Илгиз Зиннуров экипажына 5 мең сумлык премия тапшырылды.

– Ел әйләнәсе җир эшендә без. Алтынчы сезон менә комбайнда туган як кырларын иңлибез. Салахов Марсель белән алмашабыз. Ул төнге сменада, ә мин көндез. Хезмәтебезне менә премия белән бәяләделәр, - ди Шәмәк авылы егете Илгиз.

Наил Юнусов белән Рамил Зәйнуллин экипажы шулай ук 5 мең сум күләмендә премия алды. – Без инде дүртенче сезон комбайнда. Рамил төнлә. Мин көндез эшләп алдынгы урынга чыктык. Рәхмәт җитәкчеләргә!, - диләр алдынгы игенчеләр.

Рамил Шиһапов белән Илдүс Кәлимуллиннар шулай ук 5 мең сумлык премия белән бүләкләнделәр. – Илдүс абый озак еллар кыр корабын иярләсә дә мин әле беренче сезон гына эшлим. Эшмәкәрлек хезмәтемне урып-җыю эшләренә алыштырып торырга булдым. Премия дә алгач тагын да күңел үсеп, тагын да яхшырак эшлисе килә башлады, - ди Рамил Шиһапов.

Игенчеләребезнең эшләрендә уңышлар телибез, диелгән район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100