news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста хастаханәдә ятучылар бүләк алды

Дәваланучылар үзләре дә шигырьләр сөйләп, күңелләрен күтәрергә тырыштылар.

Апаста хастаханәдә ятучылар бүләк алды
apastovo.ru

(Апас, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган Апас кешеләре район башлыгы исеменнән бүләкләр алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кыш бабай һәм Кар кызы аларның һәрберсе янында булып, бүләк тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин хәлләрен сорашып, изге теләкләрен җиткерделәр.

Дәваланучылар үзләре дә шигырьләр сөйләп, күңелләрен күтәрергә тырыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot