news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста хастаханәдә дәваланучылар үз тавышын бирде

Сайлау участогы комиссияләреннән хастаханәгә килеп сайлаттылар.

(Апас, 18 март, «Татар-информ», “Йолдыз”). Апаста хастаханәдә дәваланучыларга үз тавышларын бирү мөмкинлеге тудырылды.

Сайлау участогы комиссияләреннән хастаханәгә килеп сайлаттылар. Каратуннан Рәзинә Сираҗиева, Коштавылыннан Флүзә Касыймова, Дүртиледән Сөембикә Хисамиева, Госман Абхалимов, Дәвештән Фәһим Низамов, Иске Йомралыдан Нурлыҗиһан Җиһангирова, Назлыгөл Хәсәнова үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калдылар. – Килүләрен көттем. Үз тавышымны бирәсем килде. Рәхмәт онытмадылар, килделәр, хәлемне дә белеп киттеләр, – диде Шәмбалыкчыдан хастаханәдә дәваланучы Насыйх Насыйров. – Хастаханәдә дәвалансам да, үз тавышымны бирә алдым. Киләчәгебез матур, бар кеше дә сәламәт булсын, – диде Иске Йомралыдан Фәридә Тимергалиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot