news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Халыкара театрлар фестивале башланды

Әлеге фестиваль Буа дәүләт сатира театры тарафыннан оештырыла һәм тирә-күрше районнарны да үз эченә ала.

 (Апас, 17 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста Халыкара театрлар фестивале башланды. Әлеге фестиваль Буа дәүләт сатира театры тарафыннан оештырыла һәм тирә-күрше районнарны да үз эченә ала, дип яза җирле басма.

Апас мәдәният хезмәткәрләре фестиваль кунакларын зурлап каршы алдылар. Биредә район халкының кунакчыллыгы да, сәнгатькә гашыйк булуы да, милләтләр дуслыгы да чагылыш тапты. Театрлар районда 5 көн булачак. 16 майда Гадбулла Кәриев исемендәге яшь тамашачы дәүләт театры коллективы район сәхнәсендә чыгыш ясый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев кунакларны җылы сәламләп, уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot