news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста халык җыеннарында авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар

Халык райондагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар, мөмкинлекләр турында мәгълүмат алды.

(Апас, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апаста узган халык җыеннарында авыл җирлекләре башлыклары 2018 елда үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарылачак эшләр, авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар. Бу турыда район басмася яза.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан оештырылучы халык белән очрашу беренчеләрдән булып, Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз авыл җирлекләрендә   узды.

Җыеннарда район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.

Халык райондагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар, мөмкинлекләр турында мәгълүмат алып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot