news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Хәйрия концерты узды

Җыелган 48 мең сум акча концерт барышында ук Әхмәтҗановлар гаиләсенә тапшырылды.

(Апас, 5 август, "Татар-информ", "Йолдыз"). 3 августта район мәдәният йортында Хәйрия концерты узды. Ул Үтәмештә яшәүче сабый бала Данилга ярдәм йөзеннән оештырылды, дип яза җирле басма.

Изге эштә райондашлар теләп катнашты. Барлыгы 400 билет сатылды. Шулай ук куелган тартмачыкка акча салып та, үз өлешләрен кертүчеләр булды. Җыелган 48 мең сум акча концерт барышында ук Әхмәтҗановлар гаиләсенә тапшырылды. Җырчы-биючеләребез дә үзләренең чыгышлары белән саваплы гамәл башкардылар. Тамашачы исә ярдәменнән тыш эчтәлекле концерт карап, рухи азык алып таралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot