news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Хәтер һәм кайгы көне узды

“Хәтер шәме” акциясендә район башлыгы Рәшид Заһидулллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты һәм чыгыш ясады.

(Апас, 23 июнь,  “Татар-⁠информ”, “Йолдыз”, Ләйлә Шиһабиева).  Апас районында Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне узды. 1941 елның 22 июнь таңы алып килгән хәсрәт-фаҗига, 1418 көн дәвам иткән сугыш кайтавазы кабат йөрәкләрдә яңарды, дип яза район газетасы.

Хәтер көне үз эченә күп кенә программаларны алды. Иртәдән үк Тимурчылык отрядлары, волонтерлар укытучылары, социаль яклау хезмәткәрләре ярдәмендә Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булдылар, хәлләрен белештеләр, көнкүреш эшләрендә ярдәм иттеләр.

Кичен теләгән һәркем Батырлар мемориал комплексы янында "Хәтер шәме" акциясендә катнашты. Биредә Апас урта мәктәбе, эчке эшләр бүлеге коллективлары, тәртип саклау отрядлары һәм актив райондашлар катнашты. Мәдәният бүлеге коллективы эчтәлекле чара әзерләгән иде.

“Хәтер шәме” акциясендә район башлыгы Рәшид Заһидулллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты һәм чыгыш ясады.

- Апас районыннан сугышка 11 меңгә якын кеше китеп, 6 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Күп яшь гаиләләр таркалды, балалар әтисез, хатыннар тол калды, ак өметләр өзелде, хыяллар тормышка ашмады. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлекләрне онытырга хакыбыз юк. Хәтер – мәңгелек, берни дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

Акциягә кушылучыларның кулларында янган шәмнәр иде. Соңыннан залп атылды һәм Мәңгелек ут янына шәмнәр, чәчәкләр куелды. Йөрәкләрдә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын, күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100