news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста гуманитар ярдәм җыюга эшмәкәрләр өлеш кертә

Апаста гуманитар ярдәм җыюга эшмәкәрләр өлеш кертә
Фото: http://apastovo.ru/

Апаста гуманитар ярдәм җыюга эшмәкәрләр өлеш кертә. Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм февраль башында китәчәк. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Хәрбиләр өчен ярдәм «Алга» яшүсмерләр клубы базасында кабул ителә. Монда озак саклана торган продуктлар, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин.

Апастан шәхси эшмәкәр Азат Сафин беренчеләрдән булып изге эшкә кушылган. Ул 50 мең сумлык товар алып килгән.

«Азат Сафин, товарларны егетләр ихтыяҗын истә тотып алып килде. Арада савыт-сабалар да, җылыту җиһазлары да бар», - ди Илдар Салаватов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100