news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста гриппка каршы прививка ясыйлар

Һәр елны көзге-кышкы чорда район халкын гриппка каршы вакцинацияләү эше башлана.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста гриппка каршы прививка ясыйлар, дип яза "Йолдыз" басмасы.
 
Һәр елны көзге-кышкы чорда район халкын гриппка каршы вакцинацияләү эше башлана. Бу көннәрдә район хастаханәсенә гриппка каршы вакциналарның беренче партиясе кайтты. 
 

Медицина хезмәткәрләре халык арасында даими аңлату эшләре алып баралар. Оешма, учреждение җитәкчеләре дә үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырту бурычын куялар. Гриппка каршы прививка – ул авыруны бөтенләй булдырмаска яисә аны җиңелчә генә үткәрү, өзлегүләрне булдырмауны тәэмин итүче бик үтемле кисәтү чарасы булып тора. Иң мөһиме, вакцина ясатканда кеше сәламәт булырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot