news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Апаста Горбунов берләшмәсе шикәр чөгендере алуга кереште

Дәүләки бүлекчәсенең 212 гектарлы чөгендер кырында 6 комбайн эшли

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Апас районының Горбунов берләшмәсе шикәр чөгендере алуга кереште. Дәүләки бүлекчәсенең 212 гектарлы чөгендер кырында 6 комбайн эшли.

Әлеге кырдан 450 центнер уңыш чыга. Быелгысы елга бу бик әйбәт. Иртәгә төяп шикәр заводына ташый башлыйбыз, дип белдерә берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов районның “Йолдыз” басмасына.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100