news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Гомәр Бәшировның 125 еллыгы уңаеннан китап укучылар конференциясе узган

Апаста Гомәр Бәшировның 125 еллыгы уңаеннан китап укучылар конференциясе узган
Фото: «Апас-информ»

Апас районы Кече Болгаер авылы китапханәсендә язучы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Туган ягым – яшел бишек» китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрелгән. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итте.

«Китап укучылар язучының әсәрен укыганда балчакларына, яшьлекләренә кайтып килгәндәй булды. Конференциядә катнашучылар сабый чагындагы яшел чирәмле аланнарның матурлыгын, елга-күлләрдә су кергән чакларын, атлар уйнаклап чапкан тау итәкләрен, каз бәбкәләре ысылдавын, аулак өйләрдәге истәлекләрен, ямьле Сабантуйларын сагынып искә алды. Гомәр Бәшировның әсәрләре бик күп еллар китап укучылар кулыннан төшмәс, яратып укылыр», - дигән китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot