news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста геройларны хөрмәтләү, искә алу, хәтер чаралары узды

Барлык кунакларга да район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.

(Апас, 12 декабрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). 9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан Апас районында хөрмәтләү, искә алу, хәтер чаралары узды, дип яза җирле басма.

Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чарага Хезмәт Геройларының балалары, якыннары, районның мактаулы гражданнары, хәрби хезмәттә дәрәҗәле медальләргә лаек булган егетләр, “Яшь армия“челәр чакырулы иде.

Кичә туган якны өйрәнү музеенда башланып китте. Музей заллары, кабатланмас экспонатлар белән танышкан кунаклар тантаналы өлешнең шаһитлары булды.
Багыш авылыннан Сугашчан Дан орденнарының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллинның кызы Илсөяр Ә

-Әниебез белән чын күңелдән горурланабыз. Олысына-кечесенә ул ярдәмчел булды, безне дә батыр, тырыш булырга өйрәтте. Рәхмәт әниебезне онытмаган җитәкчелеккә. Район үзәгендәге һәйкәлләр буеннан да тыныч кына үтеп китеп булмый, - диделәр Болынбалыкчыда яшәүче Нәҗиб абый Кәлимуллин һәм Черкен авылыннан Рушания апа Батталова.

Ислам Насыйбуллин исеме дә тормышыбызда еш яңгырый. Чирмешәндә яшәүче Илсөяр апа Әхмәтҗанова моңа аеруча басым ясады.

-Чирмешән мәктәбе әтиебез исеме белән йөри. Авылыбызның бер урамы да Ислам Насыйбуллин исемен йөртә. Әтиебез кебек күп кенә данлыклы райондашларның исеме мәңгеләштерелгән. Рәхмәт бүгенге тантана өчен дә - диде ул.

Хәрби бурычларын Чечня җирендә кайнар нокталарда үтәгән егетләр Алмаз Нигъмәтҗанов һәм Шамил Мөхәммәтшин да үзләренә күрсәтелгән игътибардан канәгать калдылар.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан районыбызда туып-үскән, хезмәт иткән Геройларга кагылышлы слайд-шоу да ясалган иде.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Луиза Сафина, Рөстәм Мингазиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, “Яшь армия“ хәрәкәте җитәкчесе Заһит Хәкимов катнашты.

-Батырлык онытылмый. Ул – мәңгелек. Хөрмәтләү, искә алу, яшь буын күңеленә тапшыру – безнең бурыч, - диде Луиза Сафина.

Тантаналы өлештән соң, барлык чакырылган кунаклар район үзәгендәге һәйкәлләр, бюстлар, стелалар белән таныштылар. Соңыннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашынды Батырлар Мемориаль комплексына килеп, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды, арабыздан киткән батырлар, тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар бер минутлы тынлык белән искә алынды. Барлык кунакларга да район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100