news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Герой-⁠шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Кичә Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

(Апас, 16 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләлә Сафиуллина). Кичә Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел тулу уңаеннан Апасның үзәгендә урнашкан герой шагыйрь һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында искә алу кичәсе узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты, дип яза җирле басма.

-Апаста Муса Җәлилгә һәм аның сугышчан дусларына багышланган ике һәйкәл бар. Музейда аның истәлегенә махсус күргәзмәләр эшли. Муса Җәлил белән якыннан таныш, аның белән бергә эшләгән апаслылар да бар. Аларның язып калдырган истәлекләре безнең музейда саклана. Апасыбызның үзәк урамнарының берсе дә аның исемен йөртә, - дип белдерде музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Лаеклы ялдагы китапханә хезмәткәре Даимә апа Тимеркәева Муса Җәлилнең абыйсы Ибраһим белән очрашуы истәлекләре белән уртаклашты. Ибраһим Җәлилов белән ул 1972 елда өлкән пионервожатый булып эшләгән елларында Бишкек шәһәрендә таныша. – Ибраһим абый мине күргәч, аеруча да шатланды, бик күп сораштырды. Муса Җәлилне белүебез, хөрмәт итүебез хакында сөйләгәч, бик шатланды, күзләреннән хәтта яшь тамды, - дип искә алды ул Ибраһим абый Җәлилов белән очрашуын. Һәм шул вакытта шагыйрьнең абыйсына сөйләгән “Ышанма“ дигән шигырен кабат яңгыратты. Шигырь җанлы китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев балаларны илебезне яратырга, чын патриотлары булырга өндәде. – Муса Җәлил – шагыйрь генә түгел, илебез тынычлыгы өчен башын салган чын Герой. Без аны һәрчак искә алырга бурычлыбыз. Үзебез дә аның үрнәгендә туган илебез өчен җан атып яшәргә тиеш, - диде ул үзенең чыгышында.

Кичә Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100