news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста “Гармун моңы – йөрәк җыры“ фестивале тәмамланды

Районда 150гә якын гармунчы барлыгы мәгълүм. Фестиваль-бәйгедә аларның 60тан артыгы катнашты.

(Апас, 10 сентябрь•, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы мәдәният йорты сәхнәсендә исә өч ай дәвамында район авылларын иңләгән “Гармун моңы – йөрәк җыры“ фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Сәхнә түренә бер-бер артлы гармунчылар чыкты. Араларында балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Бәйрәм гармун уйнарга яртаучы төрле һөнәр ияләрен бер йодрыкка җыйды дисәң дә ялгыш булмас, дип яза район газетасы.

- Районда 150гә якын гармунчы барлыгы мәгълүм. Фестиваль-бәйгедә аларның 60тан артыгы катнашты. Бәйрәм сәхнәсендә исә 46 гармунчы чыгыш ясады. Алар төрле номинацияләр буенча билгеләп үтелде. Авыллардан гармун моңы чигенмәсен, милли хәзинәбез югалмасын дигән максат белән оештырылган әлеге чара уңышлы узды, - диде әлеге проектка саллы өлешен керткән, район мәдәниятенең үзәгендә кайнаучы Рәмис Ногманов.

Бәйрәм сәхнәсендә фестивальнең җиңүчеләре дә билгеле булды. Олы Болгаердан Рамил Зарифуллин - беренче урынны, Зур Күккүздән Радик Сабиров – икенче урынны, Апастан Кафия Мингалиева өченче урынны яулады. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә район башлыгының бүләкләре тапшырылды.

- 4 класста укыганда хромкада уйнарга өйрәндем. Аннан баянга күчтем. Шуннан бирле кулымнан гармун төшкәне юк. Нинди генә чара узса да, мин көй-моңнарымны сыздырам. Яңа гына чишмә буенда бик матур гармунчылар бәйрәме узды. Андый рухи азык, күңелгә ял бирүче чаралар тормышыбызны бизи, - ди Рамил абый үзе.

Зур Күккүздә яшәүче Радик абый Сабиров белән дә төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә, шашка-шахмат ярышларында еш очрашабыз. Бу юлы да бик лаеклы рәвештә икенче урынны алды ул.

- Мин кечкенә классларда укыганда ук әнием гармун алып бүләк итте. Үзе җырлый, мин уйный идем. Менә шуннан бирле гармун минем юлдашым да, арган-талган чакларда ял иттерүчем дә, - ди Радик абый.

“Гармун моңы – йөрәк җыры“ фестивале барышында иңенә гармун асып сәхнәгә чыгучы, моңлы көен сызучылар арасында хатын-кызлар да бар иде. Апаста яшәүче Кафия апа Мингалиева да гармун телен яхшы аңлый. Ул көйле дусты төймәләренә 9 яшьтән баскалый башлый.

- Иң беренче “Әпипә“не өйрәндем. Әни ягыннан сәнгатькә гашыйк, гармунда сыздыручы туганнарым күп. Бертуган апам да гармунда уйный. Алардан күреп, мин дә бу һөнәргә өйрәндем, - диде Кафия апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100