news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста гаилә темасына багышланган республикакүләм семинар узды

"Гаиләгә кереш" проектының максаты – балаларны киләчәк гаилә тормышы өчен әзерләү, гаилә кыйммәтләрен, традицияләрен аңлатырга тырышу.

(Апас, 18 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, Апас районының балалар бакчаларында "Гаиләгә кереш" дип исемләнгән инновацион проект уңышлы гына эшләп килә. Свияжныйның "Ләйсән" балалар бакчасында гаилә темасын үз эченә алган республикакүләм семинар узды. Биредә район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, "Россия гаиләсе" милли җәмгыять комитетының региондагы бүлеге җитәкчесе, программаның авторы Лидия Карцева, мәгариф бүлеге методистлары, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты. 

"Гаиләгә кереш" проектының максаты – балаларны киләчәк гаилә тормышы өчен әзерләү, гаилә кыйммәтләрен, традицияләрен аңлатырга тырышу, өлкәннәрне, әти, әни, дәү әти һәм дәү әниләрне хөрмәтләргә өйрәтү.

-Балаларга кече яшьтән үк гаилә төшенчәсен, анда яклау табачагын, җылылыкны тоеп, аңлап үсәргә тиеш. Әлеге программа тәрбия өлкәсендә ярдәм итәр дип ышанабыз, - диде район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.

"Ләйсән" балалар бакчасында әлеге программа буенча күп эшләр эшләнгән. Аларның үрнәк итеп куярлык, хезмәттәшләренә өләшерлек тәҗрибәләре бар. Күргәзмәләрдә алар бар да чагылыш тапты.

-Эш тәҗрибәмнән чыгып йорт һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында чыгыш әзерләдем. Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Гаилә төшенчәсен аңлап үскән баланың мәрхәмәтле, якыннарына карата шәфкатьле, туган җанлы булып үсә, - диде "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Юля Фролова.

Семинарда сәләтле гаиләләр чыгыш ясады. "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре җыр-биюләре белән сокландырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100