news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста гаиләләр ана капиталын торак өчен куллана

Тантанага килүчеләр үзләре өчен бәйрәм оештыручыларга рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

(Апас, 18 апрель, “Татар-информ“, “Йолдыз“, Ләйлә Шиһабиева). Ана капиталы Дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлаганга ун ел вакыт узган. Шушы чор эчендә Апас районында 1116 гаилә дәүләт ярдәменә ия булган, дип яза район газетасы.

Ана капиталы сертификатларын тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. Бу юлы да районның ЗАГС бинасына 11 гаилә чакырулы иде. Арада Каратунда яшәүче, бер ай элек кенә игезәк кызлар алып кайткан Хәйруллиннар гаиләсе дә бар.

– Улыбыз Ранил берьюлы ике сеңелкәшле булды. Сиринә белән Диләрә тугач, йортыбыз тагын да ямьләнде. Ана капиталы сертификаты алырга да сөенеп килдек. Торак шартларын яхшырту өчен кулланырга уйлыйбыз, – диләр Рамил белән Алсу.

Бүгенге көндә Ана капиталының күләме 453026 сумны тәшкил итә. Районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов сүзләренчә, гаиләләрнең 95 проценты аны торак шартларын яхшырту өчен кулланган. Каратуннан Лилия Димөхәммәтова да әлеге максатларга юнәлдерергә теләүләрен белдерде.

– Кечкенәбезгә әле ике генә ай. Балаларыбызның исән-имин үсүләрен телибез. Тормышны башлаганда дәүләт ярдәме зур ышаныч, – диде ул.

Гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов тәбрикләделәр һәм изге теләкләре аша Сертификатлар, яңа гына гаилә юлын башлап җибәргән яшь парлар тарафыннан бүләк ителгән исемле уенчыклар тапшырдылар дип яза “Йолдыз“ газетасы.

– Гаиләдә бала туу әти-әни өчен зур сөенеч. Алар сезнең ярдәмчеләрегез, таянычыгыз булып үссеннәр. Гаиләләрегез нык, шатлык-сөенечләр белән тулы булсын. Без сездән бары тик җылы хәбәрләр генә көтәбез. Бүгенге кичәне дә яшь гаиләләргә хөрмәт, ихтирам билгесе дип кабул итегез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Тантанага килүчеләр үзләре өчен бәйрәм оештыручыларга рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

– Ана капиталы Сертификатының юбилей елында беренчеләрдән булып бүләкләндек. Бер-беребез белән очраштык, сөенечләребезне, тәэсирләребезне уртаклаштык. Хөрмәтегез өчен рәхмәт, – диде Апастан Гүзәл Нәбиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100