news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста гадәттән тыш хәлләр министры якыннары мобилизацияләнгән гаиләләр белән очрашты

Апаста гадәттән тыш хәлләр министры  якыннары мобилизацияләнгән гаиләләр белән очрашты
"Апастово-информ"

Апас районы Каратун авыл җирлегендә уллары, тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә булган 14 гаилә яши. Аларның барысы да Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гаиләсе исеменнән күчтәнәчләр алды.

Рафис Хәбибуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә гаиләләрдә булып, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, хәлләрен сорашты, көнкүрешләре белән танышты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

«Туган якларга кайткач, ниндидер яхшылык эшлисе килә. Без бит Каратун егетләре. Вакытлы кыенлыкларны бергәләп җиңеп, ярдәмләшеп яшик», - диде Рафис Хәбибуллин.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин яңа гына махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Ул гаиләләргә улларының сәламнәрен җиткерде.

«Улларыбызга булган хөрмәтегез өчен рәхмәт. Шатлык белән күрешергә язсын», - дип озатып калды Свияжный бистәсеннән Габбасовлар гаиләсе.

Каратуннан Гыймадиевлар да үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100