news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды

Арчада балалар агулану сәбәпле республика буенча гадәттән тыш җыелыш уздырылды.

(Апас, 12 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апаста гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Арчада балалар агулану сәбәпле республика буенча гадәттән тыш җыелыш уздырылды, дип яза җирле басма.

Апас районы буенча гадәттән тыш комиссия әгъзалары, барлык өлкә һәм мәгариф учреждениесе җитәкчеләре катнашты.

- Район буенча комиссия төзеп, тагын бер кат мәктәп һәм балалар бакчаларында ашатуны контрольгә алырга. Азык-төлекнең саклану вакытларын, медосмотр кенәгәләрен тикшереп чыгарга,- дигән бурыч куйды комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot