news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста гүзәл затларны хөрмәтләү чарасы узды

Алар район данын күтәргән, озак еллар армый-талмый төрле өлкәләрдә хезмәт куйган.

Апаста гүзәл затларны хөрмәтләү чарасы узды
apastovo.ru

(Апас, 8 март, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Апас мәдәният йортына батыр аналар, ак яулыклы апалар, гүзәл ханымнар, назлы туташлар, чакырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар район данын күтәргән, озак еллар армый-талмый төрле өлкәләрдә хезмәт куйган һәм шул ук вакытта иң гүзәл зат булып кала белгән 

Районның гүзәл затларын бәйрәм белән тәбрик итәргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин һәм Татарстан буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде. 

Чордашлар, хезмәттәшләр кайнар чәйләрдән, тәмле пәрәмәчләрдән авыз итеп, бер-берсе белән күрешеп, рәхәтләнеп аралаштылар, сөйләштеләр. Алар хөрмәтенә Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева һәм аның иҗатташ дусты Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев зур концерт тамашасы бүләк итте.

Эшмәкәр Лилия Зәйнуллина язның беренче чәчкәләре – лаләләр бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100