news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим иттеләр

Гөлнур ханым үзе дә әсәрләренең язылу тарихы турында сөйләде, җырларын башкарды.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Апас Үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә Гөлнур Айзатның «Саф чишмә» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Очрашуда Апас район башлыгының милли мәсьәләләр һәм мәдәният эшләре буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов шагыйрәнең иҗатына зур бәя бирделәр.

Кабат очрашулар оештырылуын теләп, шагыйрәнең гимнына әйләнгән «Яшәү яме» җырын бөтен зал бергә җырлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot