news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста футбол кыры кулланылышка тапшырылачак

Бүгенге көндә спорт мәктәбендә футбол белән 80 яшь спортчы егет шөгыльләнә.

Апаста футбол кыры кулланылышка тапшырылачак

(Апас, 4 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләлә Сафиуллина). Апаста ясалма чирәм өслекле футбол кырын торгызу эше дәвам итә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның санын һәм Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр өлешен 55 процентка кадәр арттыруны күздә тота.

"Төзелеш эшләре агымдагы елда башлып китте. Хәзерге вакытта объектта футбол кырының нигезен һәм дренаж системасын урнаштыру эшләре төгәлләнде. Шулай ук ясалма өслек һәм комплектлау материаллары китерелде. Бүгенге көндә төзүчеләребез ясалма өслекне монтажлау һәм футбол кырын койма белән әйләндереп алу эше белән мәшгуль", диде генераль подрядчы оешма вәкиле Айрат Хамадияров.

Киләчәктә биредә йөгерү юллары, трибуна, машина кую урыннары булачак, диде ул.

Футбол кыры Апас спорт мәктәбе карамагына тапшырылачак. Бүгенге көндә спорт мәктәбендә футбол белән 80 яшь спортчы егет шөгыльләнә. Аларга 2 тренер футбол уйнау серләрен өйрәтә.

- Футбол белән шөгыльләнүче яшь егетләребез өчен бу кыр зур мөмкинлекләр ача. Биредә шөгыльләнүче футболчыларыбыз зур уңышлар яулап, Апасның данын еракларга тынытыр дип ышанып калам, - диде спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов. 

Әлеге объект төзелеше “2016-2020 елларга Россия Федерациясендә спорт һәм физик культураны үстерү“ федераль максатчан программасы кысаларында һәм Татарстан Республикасында “Демография“ илкүләм проектының “Спорт – яшәү нормасы“ проектын тормышка ашыру максатыннан башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100