news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» китабын тәкъдим иттеләр

Апаста Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» китабын тәкъдим иттеләр
Фото: © «Апас-информ»

Апаста, «Татарстан» ДТРК – Татарстан Республикасында Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшыру компаниясе филиалы директоры, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» китабы тәкъдим ителде.

Район үзәк китапханәсенә әлеге китапның төп герое – Илнур Хәертдиновның якыннары, туганнары, авылдашлары җыелды, китап сөючеләр килде.

Тирән мәгънәви, гыйбрәтле, һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек очрашу күңелләрдә җылы тәэсирләр калдырды. «Фаза» кушаматын йөрткән батыр йөрәкле, кыю егет Илнур Хәертдиновның әнисе Фәния апа – Апас районы Чирмешән авылыннан. «Үлемнән бер адым алдарак» әсәре да нәкъ менә Илнур Хәертдиновның тормышы, махсус хәрби операциядә катнашу дәверендә үткән юлына багышлана. Татарстанда оештырылган «Тимер» батальонының 9нчы ротасы хәрбие, «Урал» мотоциклы белән яу кырыннан, алгы сызыктан 200гә якын яралыны алып чыга, ә үзе 6нчы июнь көнне яраланган хәрбине эвакуацияләгәндә һәлак була.

Илнурның язмышы беркемне дә битараф калдырмады, йөзләрдә, күзләрдә дулкынлану һәм горурлану чаткылары сизелде. Очрашу уйланырга да, тетрәнергә дә мәҗбүр итте.

«Язучылар союзы тарафыннан «Каһарманнар дәвере» проекты игълан ителгән иде. Анда барлыгы 11 язучы катнашты. Каһарманның кылган батырлыгы һәркемнең күңеленә кереп, аның исеме мәңгеләштерелергә тиеш дигән максат белән яздым. Илнур – якты, кыю, батыр егет булган. Ул үзенең җанын фида итеп, бик күп хәрбиләрне яу кырыннан алып чыккан. Илнурның якты истәлеге яшәсен, аның геройлыгы яшь буынга да үрнәк булып торсын», - дип язылу тарихы хакында сөйләп үтте автор.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин чыгышында якташыбызның каһарманлыгын бәян иткән автор Фирдүс Гыймалтдиновка, әлеге әсәрне дөньяга килүенә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтен, хөрмәтен белдерде.

«Якташыбыз Илнур Хәертдинов белән чын йөрәктән горурланабыз. Әлеге китап – бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең дә, мәрхүм булганнарның якыннары өчен дә бик әһәмиятле. Сугыш кырыннан шулкадәр күп санлы яралыны алып чыгу – әйтеп бетергесез зур могҗиза бит ул. Илнурны беркайчан да онытмабыз, аның якты истәлеге күңелебездә мәңге яшәр», – диде ул һәм Фирдүс Гыймалтдиновка Рәхмәт хатын тапшырып, иҗади уңышлар теләде.

Әлеге кичәдә шулай ук «Апас» якташлар җәмгыяте вәкилләре, якташларыбыз Рафис Гаптелганиев, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары мөхәррире Гөлүсә Закирова да катнашты.

Очрашу кичәсендә батырның әнисе Фәния Хәертдинованың улы турында сөйләгәннәрен күз яшьләрсез тыңлап булмады.

«Улым үзсүзле, кыю, тәвәккәл егет булып үсте. Җәй көннәрен Чирмешәндә әбисе белән бабасы янында, аларга ярдәм итеп үткәрде. Яшьтән үк бабасының мотоциклында йөрергә өйрәнде. Тырыш, акыллы, авыл җанлы иде. Дуслары да күп булды. Парашютта да сикерде, чаңгы, сноуборд - спортның бар төрен дә яратты. Махсус хәрби операциягә дә «Әни, барып, күреп кенә кайтам, сугыш утына кермим», дип мине тынычландырды. Ана күңеле сизсә дә, һәрчак өметләнеп яшәдем. Бер елдан соң гына кыска вакытлы ялга кайткач сугышта булуын әйтте. Тик улыма кире әйләнеп кайтырга язмаган», – диде Фәния Хәертдинова.

Очрашуда Илнур Хәертдиновның яшьлеге, сугыш кырында булган мизгелләре сурәтләнгән видеороликлар тәкъдим ителде, хатирәләр барланды.

Ландыш Гайнуллина, «Апас-информ»

Видео: Рүзил Хилавиев

news_right_1
news_right_2
news_bot