news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста әфганчылар очрашты

Хәрби бурычын үтәгәндә башын салган герой-якташларыбызның истәлек такталары янына чәчәк-веноклар куелды, бер минут тынлык белән искә алу булды.

(Апас, 22 февраль,“Татар-информ“, “Йолдыз“, Гөлзада Гатауллина). Апаста тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре февраль аенда, елдагыча, район үзәгенә очрашуга җыелдылар. Бүгенге көндә районда 72 әфганчы, Чечня хәрәкәтләрендә катнашкан 123 егет бар, дип яза районның "Йолдыз" газетасы. 

Очрашу истәлек такталары янында башланып китте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин егетләрнең һәркайсына исәнлек, әти-әниләргә, туганнарына сабырлык теләде. Аннан соң хәрби бурычын үтәгәндә башын салган герой-якташларыбызның истәлек такталары янына чәчәк-веноклар куелды, бер минут тынлык белән искә алу булды. Чараның икенче өлеше аграр көллияттә дәвам итте. Биредә алар өчен мул сыйлы табыннар хәзерләнгән иде. Вафат булучыларның якыннарына күчтәнәч пакетлар таратылды.

Батыр райондашларыбыз хөрмәтенә җирле артистларыбыз башкаруында матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Егетләр бер-берсе белән рәхәтләнеп сөйләштеләр, аралаштылар. Бу хәрби хәрәкәтләрдә, яки кайткач вафат булучыларның әти-әниләре, якыннарының күзләреннән яшь кипмәде. Ул көннән бирле шактый еллар узса да, бала югалту хәсрәте алар белән гомер буе барачак бит.

Урта Балтай авылыннан килгән Резеда апа Сираҗиеваның да еламаган көне сирәк икән. Кайтырына ике ай калгач оныгы Руслан Җәләлетдинов Чечня җирендә вафат була. “Кайтырга да күп калмады“, – дигән хаты соңгысы була. Түбән Биябашыннан Наҗия апа Вәлиева, Апастан Галия апа Гыймадиева, Югары Биябаштан Флюра апа Гатауллина һәм биредәге башка әниләрне юатыр сүзләр табып булмады, диелә район хәбәрендә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100