news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста Фәнис Галәветдинов призларына бильярд ярышлары узды

Апаста Фәнис Галәветдинов призларына бильярд ярышлары узды
"Апастово-информ"

Апаста Фәнис Галәветдинов призларына бильярд ярышлары узды. Әлеге ярышлар быел 13нче тапкыр үткәрелде һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Ярышлар көн дәвамында барды. Яшь үзенчәлекләренә карап, катнашучылар ике категориягә бүленеп уйнады.

Киң күңелле эшмәкәр, иганәче Фәнис Галәветдинов җиңүчеләргә бүләкләр, медальләр, Грамоталар һәм Кубок та әзерләгән иде. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин районыда бильярд уеннарына кызыксыну уятканы өчен иганәчегә Рәхмәт хатын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot