news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста эшмәкәрлек буенча Совет утырышында кызыксындырган сорауларга җавап алдылар

Утырышта кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде.

Апаста эшмәкәрлек буенча Совет утырышында кызыксындырган сорауларга җавап алдылар
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apasta-eshmkrlek-buencha-sovetny-utyryshy-uzdy

(Апас, 10 март, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Бу атнада Апас районның үзәк ресторанында Татарстан Республикасы Президенты каршында оешкан эшмәкәрлек буенча Советның утырышы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә республикадан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин, баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.

Утырышта кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Урында ук аңлашу, сорауларга җавап булды. Кайбер сораулар язып алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot