news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста эшмәкәрләр өчен семинар-укуда бурычлар билгеләнде

Алкогольле эчемлекләр сату әйләнешендә закон бозуларга юл куймау турында аңлату эшләре үткәрелде.

(Апас, 12 декабрь, "Татар-информ", "Апасинформ", Ришат Җамалиев). Апаста “Госалкоголь“ инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау комитеты, составында спирт булган эчемлекләр җитештерүче предприятиеләр вәкилләре семинар-уку үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Эшмәкәрләр белән очрашуда коррупциягә каршы көрәш, аны кисәтү чараларына нәтиҗә ясалды. Яңа елны лаеклы каршы алу, бәйрәмнәрне матур итеп үткәрү турында зур сөйләшү уздырылды. Алкогольле эчемлекләр сату әйләнешендә закон бозуларга юл куймау турында аңлату эшләре үткәрелде.

Бу чарада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм бурычлар билгеләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot