news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста "Ел тәрбиячесе" билгеле булды

Апасның "Кошкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сафина беренче урынны яулап, "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек булды.

Апаста "Ел тәрбиячесе" билгеле булды
apastovo.ru/

(Апас, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Бу көннәрдә Апас "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчаларында "Ел тәрбиячесе" бәйгесе үтте. Тәрбиячеләр тәрбия, белем бирү тәҗрибәләре белән таныштырдылар, төрле биремнәрне үтәделәр. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Нәтиҗәдә, Апасның "Кошкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сафина беренче урынны яулап, "Ел тәрбиячесе" исеменә лаек булды.

Икенче урынны Свияжный бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Вәлиева яулады. Өченче урынга Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасы тәрбиячесе Райлә Гайнуллина һәм “Кояшкай“ балалар бакчасы тәрбиячесе Инзилә Сәлахетдинова ия булды.

Жюри шулай ук ике номинация буенча да иң-иңнәрне билгеләде. Табар Черкене балалар бакчасы Тамара Никитина "Иҗат һәм эзләнү" номинациясендә, Морзаларның "Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлгенә Габдрахманова "Һөнәренә тугърылык һәм осталык " номинациясендә җиңү яуладылар.

Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хезмәт уңышлары теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100