news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста ел башыннан законсыз сатылган 130 литр алкогольле эчемлек алынган

Ел башыннан бер җан башына күчереп исәпләгәндә, составында спирт булган 5,2 литр продукция сатылган.

(Апас, 25 август, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апаста ел башыннан законсыз сатылган 130 литр алкогольле эчемлек алынган. Бу хакта 
район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә алкогольле продукция әйләнешен көйләү һәм күзәтүдә тоту комиссиясенең ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау җыелышында хәбәр иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Районда бүген алкогольле продуктлар сатуга барлыгы 79 сәүдә ноктасының махсус лицензиясе бар", - диде бу утырышта район кулланучылар хокукларын яклау һәм “Госалкоголь“ дәүләт инспекторы Гөлнара Габдрахманова.

Ел башыннан бер җан башына күчереп исәпләгәндә, составында спирт булган 5,2 литр продукция сатылган. Былтыр шушы чорга бер җан башына 5,5 литр иде. Халыктан кергән хәбәрләр нигезендә урыннарга чыгып, хокук сакчылары белән берлектә 145 тикшерү үткәрелде, әйләнештән 130 литр законсыз спиртлы эчемлекләр алынды. Гаепле физик һәм юридик затларга карата 69 мең сумлык административ штрафлар кулланылды.

"Кызганычка, районда быел шикле алкогольле эчемлекләр кулланып ике кешенең агулануы, бер кешенең вакытсыз үлем очрагы теркәлде, - диде хәбәрчегә район баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100