Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апаста данлыклы якташлары Фәхри Насретдиновны искә алдылар
Муса Җәлили исемендәге опера һәм балет театры солисты, ТАССРның атказанган, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты һәм башка бик күп исемнәр иясе Фәхри Насретдиновның 113 еллыгы уңаеннан искә алу чарасы узды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.
Шәмбалыкчы авылының Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева исемендәге музей җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина, Апас туган якны өйрәнү музее, авыл музейлары хезмәткәрләре, районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина якташыбызның тормыш юлы, иҗаты турында чыгыш ясады.
Аудиоязмада Фәхри Насретдинов башкаруында җыр яңгырады. Аның һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Фәхри Насретдинов 1911 елның 23 октябрендә Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Ачлык елларында балалар ятим калалар һәм олы абыйсы Фәхрине Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, соңыннан текстиль фабрикасында эшли башлый, шулай ук фабрика каршындагы драмтүгәрәккә йөрергә дә вакыт таба.
Балачактан ук җыр яратуы, җырчы булу теләге аны Мәскәү эшче татар күчмә театрына алып килә, Мәскәү музыка техникумын да бетерә, Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә дә кабул ителә.
Фәхри Насретдинов үзенең җырлары белән туган халкын да данга күмә. Аның исеме республикада гына түгел, бик еракларга, чит илләргә дә тарала. Аның белән авылдашлары – Шәмбалыкчы авылы халкы бүген дә чиксез горурлана. Туган авылында аның хөрмәтенә ачылган музейда якты истәлек булып бик күп экспонатлар саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз