Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста чуваш халкының «Симек» бәйрәмендә ата-бабаларны искә алдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген Татарстанның Апас районы Татар Черкене авылында яшәүчеләр ата-бабалар истәлегенә багышланган чуваш халкының «Симек» йола бәйрәмен үткәрде. Биредә шушы чара белән кыр эшләре тәмамлануын билгеләп үтәләр. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Табар Черкенендә һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр бергәләп әлеге бәйрәмне билгеләп үтү, борынгы традицияләргә хөрмәт күрсәтү, милли аш-судан авыз итү, ата-бабалар истәлегенә багышланган йолаларда катнашу өчен җыелды.
Элек-электән килгән гадәт буенча, Табар Черкене авылында яшәүчеләр бу көнне авыл уртасында үскән 300 еллык имән янына килде. Алар иртә таңнан берничә тәкә чала, аның итеннән бөтен авылга җитәрлек шулпа һәм пылау әзерли.
Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифгать Ибәтуллин халыкны авыл хуҗалыгы сезонының уңышлы башлануы белән котлады, ә Биеш авылы чиркәве настоятеле Сергий атакай зиратта дини йола үткәрде.
Чуваш милли киемнәрен кигән бәйрәмдә катнашучылар әйлән-бәйлән уйнады, гармунга кушылып җырлады, чәчәкләрдән такыя үрде, традицион йолалар үткәрде. Бәйрәм караңгы төнгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз