news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Батыр йөрәкле ир-атларга “Чик буе гаскәрләренә - 100 ел” юбилей медальләре тапшырылды.

Апаста чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр
apastovo.ru

(Апас, 29 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Чик сакчылары көне уңаеннан, районның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән батыр йөрәкле егетләре Апас мемориал комплексына зур бәйрәм чарасына җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тантана чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды.
Бәйрәм Батырлар Мемориал комплексында дәвам итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Татарстан Министрлар Кабинетының Координацион Совет вәкиле, Татарстан хәрби комиссары булып эшләгән, запастагы генерал-майор Рим Мостаев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин районның батыр егетләрен исәлекле бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ил сакчыларыбыз хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыраттылар. Чарада тантаналы төстә запастагы генерал-майор Рим Мостаевка “Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга - 30 ел“, батыр йөрәкле ир-атларга “Чик буе гаскәрләренә - 100 ел” юбилей медальләре тапшырылды.

Бүгенге көндә районда чик сакчыларының үз оешмасы бар. Биредә төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән 128 ир-ат теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100