news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста чаңгы ярышларында иң җитезләрне ачыкладылар

Алар 2 чакрым араны җитез әйләнеп килде .

Апаста чаңгы ярышларында иң җитезләрне ачыкладылар
apastovo.ru

(Апас, 3 февраль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Дәвеш авылында “Свияга” ял-сәламәтләндерү үзәге базасында Апас мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир Халитов истәлегенә чаңгы ярышы узды. Иң җитезләр ачыкланды һәм бүләкләнде. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Биредә мәктәп укучылары катнашты. Кызлар һәм егетләр матур табигать кочагында урын алган чаңгы юлына басты. Алар 2 чакрым араны җитез әйләнеп килде . 

Спорт бәйрәмендә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнашты һәм спортчыларга уңышлар теләде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100