news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста өч өмәдә тоннадан артык чүп-чар капчыкларга җыелган

3 өмәдә барлыгы бер йөздән артык кеше катнашкан.

(Апас, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Яңа төзелеп килүче Апас “Яр буе” ял-спорт комплексында чираттагы өченче зур өмә үтте. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белән бергә “Сәләт” балалар иҗат үзәге, Үзәк “Туган як” музее һәм “Алтын алка” Боз Сарае коллективы җитәкче-белгечләре, техник хезмәткәрләр катнашты, дип яза җирле басма.

Үзе дә башкалар белән беррәттән барлык төзекләндерү, чисталык өмәләрендә башлап йөрүче Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Клементьев сүзләренчә, сулык читләре, яр буенда уздырылган 3 өмәдә барлыгы бер йөздән артык кеше катнашып, тоннадан артык чүп-чар капчыкларга җыелып, полигонга илтеп түгелгән. Иң күп чүп - буш полиэтилен, пыяла шешәләр, пакет-каплар.

-Бу өмәләрдә актив булып, Татарстан, районкүләм акциядә үзеннән лаеклы өлеш кертүче “Авыл яшьләре”, “Яшь гвардия” хәрәкәте вәкилләре, бюджет карамагындагы оешма-предприятие коллективлары, гомумән, алдынгы карашлы, туган як табигатен яратучы барлык апаслыларга рәхмәтемне белдерәм,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

-Чыннан да, буа ярында үткәрелүче гомумхалык өмәләреннән соң яр буе нык чистарды. Инде үзебезнең көч белән булдырылган шушы матурлык, пөхтәлекне яр буена ял итәргә, балыкка килүчеләр саклый да белсеннәр иде, - ди музей хезмәткәрләре Айсылу Латыйпова белән Элмира Рәхимова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100