news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста чәчәкле сквер-бульварны реконструкцияләү эшләренә әзерлек бара

Әлегә бирегә заманча төзелеш кирәк-яраклары ташыйлар.

(Апас, 17 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апаста Ана һәйкәле, үзәк китапханә, элемтә идарәсе, район хакимияте бинасы каршында моннан 10 ел элек пәйда булган чәчәкле сквер-бульварны реконструкцияләү эшләренә әзерлек бара, дип яза җирле басма.

Апасны, күп авылларны фонтанлы иткән, бик матур брусчаткалы юл-тротуарлар салган район төзелеш оешмасы хәзер бирегә кирәкле, заманча төзелеш кирәк-яраклары ташый.

news_right_1
news_right_2
news_bot