news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста чаңгы ярышында район башлыгы Айрат Җиһаншин финишка беренче килде

Апаста «Татарстан чаңгы юлы-2023» спорт бәйрәме узды. Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, район мәктәпләре укучылары, аграр көллият студентлары, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм ветераннар катнашты.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчеләр белән бергә чаңгыга басты һәм финишка беренче булып килде. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.

«Бүген бөтен Россиядә зур спорт бәйрәме үтә. Әлеге чарага без дә бик теләп кушылдык. Чаңгы базасының булуы да зур мөмкинлекләр тудырды. Биредә балалар һәм өлкән буын теләп шөгыльләнә. Үзем быел икенче тапкыр чаңгыга бастым. Шуып килгәч тә җиңеллек сизелә. Барлык райондашларны спорт белән шөгыльләнергә чакырам. Спорт бәйрәменә килгән райондашларга рәхмәтемне белдерәм», - диде район башлыгы.

Призлы урыннар алуга ирешкән барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Иң яшь катнашучы Амалия Хәбибуллина, иң өлкән чаңгычы 84 яшьлек Рәшит абый Шәйхиев махсус бүләккә ия булды.

«Чаңгыда яшьтән үк бик яратып шуам. Бәйрәмгә килеп, өченче буын вәкилләренә бирелгән араны уза алуыма да шатландым. Мондый чаңгы базасының булуы белән без тагын да бәхетле», - диде Рәшит абый.

Спорт бәйрәмендә Апас урта мәктәбе һәм агарар коллият коллективы тарафыннан чәй табыны да әзерләнгәннәр. Бәйрәмгә килүчеләр тәмле коймак, кайнар чәйдән авыз итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100