news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста булачак солдатлар арасында иң көчлеләрне ачыкладылар

Апаста булачак солдатлар арасында иң көчлеләрне ачыкладылар
Фото: https://apastovo.ru/

Апаста «Алга» яшүсмерләр клубында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды. Ярышларда Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кайбыч районнары командалары катнашты. Апас районы данын аграр көллият егетләре яклады. Бу хакта «Апастово-информ»нан Ләлә Сафиуллина хәбәр итә.

Егетләр пневматик винтовкадан атуда, противогаз киюдә, йөгерүдә, көч күнегүләрендә, турникта тартылуда, гер күтәрүдә, автоматны сүтү-җыюда, аркан тартышуда көч сынашты. Спартакиадада катнашучыларны «Алга» яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватов сәламләде.

«Төп максат – яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү дәрәҗәсен, аларның физик формаларын тикшерү», - диде ярышларның баш судьясы Марсель Хикмәтов.

Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика ярышларында беренче урынны Чүпрәле районы егетләре яулады. Икенче урында – Апас һәм Буа егетләре. Өченче урынга Тәтеш районы командасы лаек булды.

Автоматны сүтеп җыюда аграр көллият студентлары Ленар Латыйповка һәм Илфак Мотыйгуллинга тиңнәр булмады. Алар 1 урынга лаек булды. Шулай ук Рамил Нигъмәтуллин да сынатмады. Ул икенче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100