news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясен район башлыгы башлап җибәрде

Апаста Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясен район башлыгы башлап җибәрде
Фото: https://apastovo.ru

Апаста Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе башланды. Чираттагы атналык киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасарлары, оешма-учреждение, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре бердәм булып әлеге акциягә кушылды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Район Советы һәм башкарма комитеты бинасының фойесында бик матур итеп чыршы бизәлгән һәм балаларның теләкләре язылган шарлар эленгән иде.

«Быелгы акциядә 55 бала катнаша. Алар арасында ятим калган, мөмкинлеге чикле һәм бүгенге көндә әтиләре илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең балалары бар. Аларның теләкләрен сорап, төрле төсле шарларга язып элдек. Җитәкчеләр бик теләп кушылды», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.

Акцияне беренчеләрдән булып район башлыгы Айрат Җиһаншин башлап җибәрде.

«Яңа ел – хыяллар, теләкләр чынга аша торган вакыт. Без бик теләп балаларга шатлык һәм елмаю бүләк итәргә телибез. Бу изге акциягә һәркем кушыла ала», - диде район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100