news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апаста биш бала тәрбияләп үстерүче әниләргә “Ана даны“ медале тапшырылды

Олы бүләкне Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов тапшырды.

Апаста биш бала тәрбияләп үстерүче әниләргә “Ана даны“ медале тапшырылды
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/5-bala-trbiyalp-sterche-nilr-ana-dany-medallre-aldy

(Апас, 8 март, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узган тантанада “Ана даны“ медальләре бирелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге медальләргә Тутай авылыннан Гөлназ Гыйсмәтуллина һәм Иске Йомралыдан Алия Мостафина лаек булды. Олы бүләкне Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов тапшырды.

Гөлназ Гыйсмәтуллина 2002 елда Тутай авылына сыер савучы булып эшкә килә. Биредә тормышка чыга. Ул бүгенге көндә 5 бала анасы. Хезмәтен дә яратып, намус белән башкара. Балалары турында да горурлык белән сөйли.

Биш бала анасы Алия Мостафина Иске Йомралы терлекчелек фермасында сыер савучы булып эшли. Аның төркемендә 54 сыер бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot