news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста “Без бергә” фестиваленең сайлап алу турлары уза

Бәйгедә катнашучылар төрле милләт халкы җырларын, биюләрен башкардылар, әкиятләрен сөйләделәр.

Апаста “Без бергә” фестиваленең сайлап алу турлары уза
apastovo.ru

(Апас, 19 март, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас мәдәният йортында Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең район сайлап алу туры үтте.

Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан оештырылучы әлеге бәйгедә авыл мәктәпләреннән килгән иллегә якын бала һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашып, чыгыш ясадылар. Алар төрле милләт халкы җырларын, биюләрен башкардылар, әкиятләрен сөйләделәр.

Фойеда туган як табигате сурәтләнгән фоторәсемнәр, сокландыргыч төрле кул эшләре күргәзмәләре урын алды.

Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина сәламләп, изге теләкләрен юлладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100